Логотип Идель
Белми калма

МИ ДАВЫЛЫ: 10 КАГЫЙДӘ

Кайчак дөньяда булмаган берәр нәрсә уйлап табасы, бу дөньяны тагын яхшыртасы, камилләштерәсе килә. Тик менә яхшы идея дә, фикер дә килми. Нишләргә? Безнең киңәшләргә колак салып карагыз әле.

1. Юк-бар уйлап табарга, юк-барга сөйләргә кыенсынмагыз. Бәлки, нәкъ менә сезнең юк-бар кебек тоелган идеягез киләчәктә бик мөһим бер проектка әверерлер.

2. Башка кеше фикере сезгә комачауларга тиеш түгел. Әгәр сез үзегезнең идеягезгә ышансагыз, башкалар да ышаначак.

3. Сезгә нәрсә кирәк? Уңайлы яшәр өчен нәрсәләр җитми? Танылган компанияләрнең күбесе әнә шушы сорауларга җавап бирелгәннән соң барлыкка килгән.

4. Күп итеп укыгыз. Конкурентларның сайтын карагыз. Бизнес-иделяәргә кагылышлы сайтларны күзәтегез.

5. Тагын бер кат сезгә нәрсә кирәклеген ачыклагыз. Шул очракта сез әлеге эшне ничек башлап җибәреп булачагын да аңлаячаксыз. Әгәр билгеле бер эш белән шөгыльләнү сезгә ошамаса, шөгыльләнмәгез.

6. Тирә-юнегезгә күз салыгыз. Технологияләр үсешенә кагылышлы яңалыклар белән танышыгыз. Бу тагын бер сериал карап утырганга караганда күпкә яхшырак булыр.

7. Кешеләр белән аралашыгыз: күп кенә идеяләр нәкъ менә аралашу барышында туа.

8. Үзегезнең кешеләргә, дөньяга әйтер сүзегез, фикерегез турында уйланыгыз.

9. Нәрсә дә булса эшли башлагыз. Бер идеяне ахырына кадәр җиткерергә тырышыгыз. Берьюлы мең эшкә тотынмагыз.

10. Артык күп акча соралмый торган идеягә тотынырга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев