«ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЛАРЫНДА ЙӨРМӘГЕЗ!»
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җәмәгать транспортында сирәгрәк йөрергә һәм телефоннарны һәрдаим дезинфекциләргә чакыра. Ни өчен?
Моның сәбәбе нәрсәдә?
COVID-19 дип билгеләнә торган коронавирус таралу сәбәпле Роспотребнадзор Россия халкына җәмәгать транспортында сирәгрәк йөрергә һәм телефоннарны (башка гаджетларны да) һәрдаим дезинфекцияләп торырга чакыра. Боларга өстәп, күп кеше җыелган урыннарны (сәүдә үзәкләре, супермаркетлар) читләтеп узарга, массакүләм чараларга бармый торырга өнди.
Барырга кирәк булса, нишләргә?
Кеше күп җыелган урынга бармый калып булмаса, экспертлар медицина маскасы кулланырга киңәш итә. Әмма бер шарт белән: аны 2-3 сәгать саен алыштырып торырга кирәк.
Инфекция эләктермәс өчен иң үтемле чара
“Инфекция эләктерүдән иң шәп профилактика чарасы булып кулны һәрдаим җылы суда сабынлап юу тора, – ди белгечләр. Шулай ук йөткерә, төчкерә торган кешеләр белән бер бүлмәдә тормаска, кочаклашу, кул бирешүләрне чикләргә дә киңәш итәләр.
COVID-19ның симптомнары
Роспотребнадзор әйтүенчә, коронавирусның симптомнары гадәти ОРВИныкы белән охшаш: югары температура, баш авыртуы, хәлсезлек, йөткерү, мускуллар авырту, күңел болгану, диарея һәм тын алуы авырлашу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
Нет комментариев