МӘГАРИФ МИНИСТРЫ БДИ ТАПШЫРДЫ!

«Татар тотып карамый – ышанмый», диләр. Имтиханнар белән дә шул ук хәл. Үзең БДИ тапшырып карасаң гына, 11нчеләрнең нинди хис кичергәнен аңлыйсың. Татарстанның мәгариф министры Рафис Борһанов та тарих фәненнән БДИ тапшырды.

Хәер, февраль аенда мондый акция уздыру инде гадәткә керде. Әгәр “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне” акциясендә гадәттә рус теленнән имтихан тапшырсалар, быел ул тарихтан иде. Әлеге имтихан Казанның В.А. Григорьев исемендәге 81нче рус-татар мәктәбендә узды.

Рафис Борһанов, Татарстанның мәгаиф министры:

– Бу – Рособрнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгы уздыра торган Бөтенроссия акциясе. Ул, беренче чиратта, БДИның тискәре образы турындагы мифларны юкка чыгару өчен кирәк. Бу – гадәти имтихан. Мин анда дүртенче тапкыр барам инде. Барган саен балалар һәм әти-әниләр әйткән искәрмәләр төзәтелә икәнен күрәм. Минемчә, тарих фәне дөрес сайланылган. Чөнки безгә һәрвакыт кайда икәнлегебезне, безгә кадәр нәрсә булганын, хәзер ниләр эшләгәнебезне хәтердә тоту кирәк. Тарихтан башка беркая да барып булмый.

Тарих фәненнән сынау имтиханын барлыгы 30 кеше тапшырды. Алар арасында Дәүләт Советы депутаты, Г. Камал театры актеры Рамил Төхфәтуллин, КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, Г. Камал театры актерлары Рамил Вәҗиев, Илнур Закиров та бар иде.

Акция дәвамында БДИда катнашучылар имтиханның бөтен процедуралары аша узды: теркәлде, телефон һәм шәхси әйберләрен саклау урынына тапшырды, имтихан алды контролен узды, бланкларны тутырды. Шулай ук катнашучылар дәүләт имтиханы ничек контрольдә тотыла, БДИ материаллары ничек чыгартыла, эшкәртелә икәнлеген күрде, БДИда була торган аналогик биремнәрне чиште. Имтиханның мондый кыскартылган вариантына гаәттәгечә 3-4 сәгать түгел, ә 1 сәгать бирелде.

Беренче тапкыр мондый акция 2017 елның февралендә узган иде. Ул вакытта Россиянең 50 төбәгеннән барлыгы 3000 әти-әни катнашты. Быел әлеге чара 2 мартка кадәр дәвам итәчәк. БДИ тапшырып карыйсы килгән әти-әниләр моның өчен мәктәпкә яки үз районындагы мәгариф бүлегенә хәбәр итәргә тиеш.

Фото: http://mon.tatarstan.ru/rus/foto.htm/photoreport/6233939.htm

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 сентябрь 2020 - 13:02
    ҮКЕНЕЧ ...«Тагын бабай саташып ята инде!» – дип уйлап куйды Камил, ыңгырашкан тавыш ишеткәч. Компьютерда барган атышлы уенын туктатып торырга мәҗбүр булган малай, өстәл артыннан кузгалмыйча гына, бабасы яткан почмакка таба борылды. «Нәрсә булды инде тагын?! Ник җүләр шикелле акырасың!» – диде ул, ачулы күзләрен кечерәеп калган, бөгәрләнеп яткан картка төбәп.
    1553
    0
    10
  • 26 сентябрь 2020 - 14:01
    «ДУСТЫМ МӘХӘББӘТ АҢЛАТТЫ» «2 яшькә кечерәк дус егет көтмәгәндә мәхәббәт аңлатты. Без аның белән төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә алабыз. Бергә күңелле, ләкин мин аны егетем буларак күрмим. Дуслыкны да бозасы килми. Нишләп карарга икән?»
    945
    0
    0
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    791
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019