Логотип Идель
Белми калма

МЕХАТРОНИКА БЕЛГЕЧЛЕГЕН ДУАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ СИСТЕМАСЫ АША ӨЙРӘТӘЧӘКЛӘР

Татарстанның берничә урта техник белем бирүче уку йортларында "Мехатроника" белгечлеге буенча тренинглар узган. Әлеге дәресләр дуаль белем бирү системасы нигезендә укытылган икән. Нәрсә ул "мехатроника", ә "дуаль белем бирү системасы" нәрсә ул дисеңме? Сөйлим.

Мехатроника — машина төзелеше өлкәсенә яңа белгечлек. Аны укыту системасы — дуаль белем бирү дә чагыштырмача яңа алым. Биредә укучылар автосәнәгать, роботлар, автоматлаштыру кебек төшенчәләрне "от и до" өйрәнәчәкләр.




Әлегә 3 көнлек тренингта гына катнашканнар. Һәм укучылар түгел, укытучылар. Киләчәктә 4 ел дәвамында студентларны да шушы белгечлеккә әзерләргә телиләр. Ford Sollers компаниясе проектлары җитәкчесе Надежда Смольник белдергәнчә, бу алым яшь буында эшче профессияләргә хөрмәт тәрбияләячәк, белгечләр әзерләүне уку-укыту смистемасында яңа дәрәҗәгә чыгарачак.

— Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы да бу идеяне хуплап чыкты, - ди һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе. — Дуаль белем бирү системасы буенча укучы студент укый да, эшли дә. Әйбәт бит: укыган вакытта ук белгечлегенә өйрәнә дә тора.

Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 3 көнлек трениглар бик уңышлы узган. Димәк, 4 еллык курслар да озык көттермәс.

Илүзә ГАЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев