Белми калма
МАСКАЛАРНЫ КАЙЧАН САЛАБЫЗ?
Россиядә «маскалы режим»нан тиз генә баш тартмаячаклар. Маскаларны, ким дигәндә, кышка кадәр киеп йөрисе булачак.
Бу турыда Россия премьер-министр урынбасары Татьяна Голикова хәбәр итте. Җитәкче фикеренчә, маскаларны салу турында уйларга әле иртәрәк. Хәтта көз көне дә «маскалы режим» гамәлдә булачак.
Бу – коронавирусның “икенче дулкыны”ннан качарга, грипп һәм пневмония кебек сезон аврыуларын киметергә ярдәм итәчәк, - дип белдергән Татьяна Голикова.
Шуңа күрә россиялеләргә маскаларны көз көне дә киеп йөрергә тәкъдим итәчәкләр. Санитайзерлар да кулланырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев