Логотип Идель
Белми калма

МАРТКА КАДӘР ТОРМАЯЧАК? БОЗ ШӘҺӘРЧЕГЕ ҺӘМ ТӨП ЧЫРШЫНЫ СҮТӘЛӘР...

Әйе, ни кызганыч, “Казан” гаилә үзәге янындагы боз шәһәрчеген һәм төп чыршыны сүтәргә туры киләчәк... Сәбәбе нидә?

Сәбәбе ни?

Бу берәүгә дә сер түгел: һава торышы җылы булу сәбәпле, ул хәзер ышанычлы түгел. Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мондый карар бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын саклау максатында кабул ителгән.

− Артык җылы булгач, мәйданчык үзенең эшен инде 16 гыйнварда ук туктаткан иде. Белүебезчә, 16-22 гыйнвар көннәрендә температура 0 дан өстә булды (+1°C…+3°C).

Нәтиҗәдә, боз шәһәрчегендәге сыннарны һәм 1,5-12 метр биеклектәге тауларны тотып тора торган боздан ясалган блоклар эрегән.

- Кышка хас булмаган һава торышы 80-90% сыннарның һәм корылмаларның яраксыз хәлгә килүенә китерде, - ди  тышкы тирәлекне төзекләндерү комитетының капиталь ремонт, төзү һәм реконструкция бүлеге җитәкчесе Марат Хәйруллин.

Температура суытты бит инде...

Температура шактый түбән төшсә дә, бу гына шәһәрчекне коткарып кала алмаячак. Чөнки озак вакыт җылы булу аркасында боздан ясалган блоклар хәзер эшкә яраксыз хәлгә килгән. Мәсәлән, биек таулардагы блокларның эрүе аларның җимерелүенә китерә ала.

Кайчан сүтә башлыйлар?

Шәһәрчекне сүтү эше инде кичә, 27 гыйнвар көнне үк башланган. Аннан төп чыршы да сүтеләчәк. Әлеге эшләр 20 февральгә кадәр тәмамланыр, дип көтелә.

Искә төшерик

Искә төшереп алыйк әле: 35 метрлы Казанның төп чыршысы 26 декабрь көнендә ачылган иде. Ул Россиядә иң биек Яңа ел агачы дип абылды. Моңа кадәр шәһәрчек тә, чыршы да мартка кадәр торыр һәм эшләр, дип планлаштырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев