«Малай на белом Барсе» - җырның татарча варианты чыкты!

Яшь җырчы Лэйнаның «Малай на белом Барсе» җыры белән бәйле шау-шу һаман тынмый әле. Ул халыкның, бигрәк тә яшьләрнең күңеленә шулкадәр хуш килде ки, алар социаль челтәрләргә әлеге җыр белән бәйле видеолар урнаштыра.

Лэйна исә үз чиратында бу җырның татарча версиясен яздырырга карар кылган. Әйтергә кирәк, бик кызыклы килеп чыккан. Биредә кукмара итекләре, Чаллы Камазларыннан тыш, Арча читекләре, Кукмара кирпеч һәм табалары да  искә алына. "Малай на белом Барсе, кажется мне принцем на коне" урынына ул биредә "Малай на белом Барсе, принц урынына кирәк син миңа", - дип җырлый.

Ә сезгә ошыймы?

https://www.instagram.com/p/Bzq74xUFcdj/?utm_source=ig_web_copy_link

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2467
    0
    15
  • 20 август 2020 - 16:57
    ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген.
    2306
    0
    13
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1954
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019