Логотип Идель
Белми калма

Мөселман яшьләре форумы башланды

Бүген, 12 июльдә сигезенче тапкыр Болгар җирлегендә Мөселман яшьләре форумы үз эшен башлап җибәрә. 19 июльгә кадәр барачак чарада Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән һәм төрле чит илләрдән яшьләр жыелган.

– Гомумән, форум вакытында дәресләр һәм катнашучылар белән аралашу ике телдә алып барылачак. Без әле Сабантуй да уздырырга ниятлибез, анда кунакларыбыз татар телендә аралашып, Татарстанның гореф-гадәтләре белән таныша алачаклар. Форумда катнашу өчен 290 гариза кабул ителде, шулар арасыннан без 18-30 яшьлек 100 кыз һәм 100 егет сайлап алдык. Алар “урамнарга” ягьни командаларга бүленәчәкләр, – дип сөйләгән иде Татарстан Республикасы Мөселман Диния Нәзәрәте социаль бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Форум Болгардагы “Ак мәчет”тә җомга намазын уку белән ачылачак. Аннары форум эшчәнлеге ике юнәлештә оештырылачак: беренче юнәлеше ул – Коръәнне өйрәнү, ә икенче юнәлеш тренинглар, һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр, интелектуаль һәм спорт чараларыннан гыйбарәт. Намазга әзерләнү җиңелрәк булсын өчен кайбер чаралар төнге сәгать бергә кадәр дәвам итәчәк.

Тагын бер яңалык: быел форум узенең YouTube каналын ачты һәм бөтен дәресләрен шунда теркәп барачак. Айгөл Биктимирова әлеге форумны киләчәктә дөньякүләм дәрәҗәсенә чыгарырга өметләнә.

Рәзил Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев