Белми калма
Мәктәпләрдә мобиль телефоннарның тавышын "тыялар"
Дәүләт комиссиясе радиоешлыклар буенча Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында мобиль элемтә тавышын бастырып торырга рөхсәт бирде.
Россиядә бердәм дәүләт имтиханы вакытында мәктәпләрдә мобиль телефон сигналларын бастырып торырга рөхсәт иттеләр. «Ведомости» хәбәр итүенчә, радиосигналларны томалау мәсьәләсе Элемтә министрлыгында радиоешлыклар буенча дәүләт комиссиясенең ябык утырышында каралган.
Әлегә кадәр “тавышйоткычлар”ны урнаштыру буенча карарны Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте тәкъдиме белән төбәк хакимияте кабул итә иде, диелгән хәбәрдә. Әмма масскүләм рәвештә телефон сигналларын бастыру кулланылмаган.
Челтәрле элемтә вәкилләре үз чиратында мәктәптә генә сигналларны бастыруда җиһазларны көйләү мөмкин түгеллеген, күрше йортларда яшәүчеләргә дә тәэсир итәчәген җиткергән.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев