Логотип Идель
Белми калма

“ЛУЧИСТЫЙ” ЛАГЕРЕ: БАЛАЛАР КИРЕ КАЙТА

Кырымның “Лучистый” лагеренда Татарстан балалары агулануы турында хәбәр иткән идек. Хәзерге вакытта аларның гомеренә куркыныч янамый. Лагерь ашханәсе хезмәткәрләрен тулысынча алыштырганнар. Балаларны тиздән хастаханәдән чыгарачаклар, алар лагерьга кире кайтачак.

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та әлеге гадәттән тыш хәлдән соң Евпаториягә очкан иде. Ул үзе хастаханәнең баш табибы белән бергә балаларның хәлен белгән. Министр агуланган балаларның хәле тотрыклыланган, тормышы һәм сәламәтлекләренә куркыныч янамый, дип хәбәр итә.

https://www.instagram.com/p/B0EryWWCOSH/?utm_source=ig_web_copy_link

Бүген иртән балалар һәм әйдаманнарны хастаханәдән чыгаралар һәм алар лагерьга кире кайтачак. Бары тик бер кызны гына әти-әнисе хастаханәдән алып кайтып киткән. Калган балалар, әти-әниләренең рөхсәте буенча, лагерьда ял итүләрен дәвам итәчәк.

Агулануның сәбәпчесе дә ачыкланган: ул – норовирус. Аның белән лагерь ашханәсе хезмәткәрләре авырган була. Эш вакытында гигиена таләпләрен үтәмәү ашаханәдә тукланучылар арасында инфекция таралуга сәбәпче була ала, дип хәбәр итә белгечләр. Тикшеренү нәтиҗәсендә, “Лучистый” лагеренда эшләүче барлык хезмәткәрләрне дә алыштырганнар, балалар өчен яңа меню төзелгән, ул тиешле органнар белән килештерелгән. Лагерь Роспотребнадзор ачыклаган җитешсезлекләрне тиз арада төзәтергә тиеш була.

– Әлбәттә, теләсә кайсы әти-әни баласын лагерьдан алып кайта ала. Әмма моның өчен сәбәп юк. Барлык балалар да лагерьда тынычлап ял итүен дәвам итә ала. Без Татарстан балалары ял итә торган бу һәм башка лагерьларда хезмәт күрсәтү сыйфаты контролен тагын да көчәйтәчәкбез, – ди министр.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев