Логотип Идель
Белми калма

Өлкән буын вәкилләре яшьләргә үрнәк күрсәтә

Яшьләр, әлбәттә, өлкәннәрнең фикеренә колак салып яшәргә тиеш. Татарстан Республикасы "Россия пенсионерлар союзы" иҗтимагый оештмасының төбәк бүлеге җитәкчесе Любовь Николаевна Мишина сайлаулар турында әһәмиятле фикерен җиткерде:

– Мин бүген иртән үк сайлауларга барып үз бурычымны үтәп кайттым. Бу сайлаулар без, өлкән яшьтәгеләрнең дә, яшь буынның да киләчәген сайлау көне бит. Моңа битараф калып булмый.

Шәхсән үзем, Казанның 18нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирдем. Ә балаларым һәм быел беренче тапкыр тавыш бирәчәк оныгым башка җирдә сайладылар. Студент оныгым бу көнне бик горурланып көтте инде. Беренче тапкыр сайлауга бара бит! Шуны искәрттем әле: сайлау участогында яшьләр күп, алар гражданлык бурычына соңгы елларда, гомумән, җаваплы карый башладылар. Бәйрәм рухы, чыннан да, бөтен җирдә хөкем сөрә. Өстәвенә, сайлау участокларында азык-төлек сату ярминкәләре оештырылган, кешләр очсыз бәяәгә товар ала. Без дә туганнар белән җыелышып кич белән чәй эчәчәкбез.

Гомумән, үзебез актив булмасак һәм тырышмасак, нинди президент булуына карамастан, тормышны үзгәртү бик авыр. Һәркем сайлауга барып тавыш биреп кенә калмыйча, тырышып эшләргә дә тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев