Логотип Идель
Белми калма

Әлфия Вәлиева: "Дәү әнием 90 яшькә кадәр һәр сайлауга барды"

Сайлауларда катнашу никадәр мөһим булуын яшьләргә өлкән буын кешеләре үзләренең мисалы белән күрсәтә. "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" Хәйрия фонды директоры Әлфия Фуат кызы Вәлиева сайлау көне аларның гаиләсе өчен зур вакыйга дип белдерде.

«Бүген без иртән торгач бөтен гаилә белән: иптәшем, 72 яшьлек әнием, үз гаиләләре белән ике кызым сайлау участогына барып тавыш биреп кайттык. Арада иң яшь "сайлаучы" - 4 яшьлек оныгым да бар иде. Сайлауларга бит элек-электән шулай гаилә белән йөриләр, өлкәннәрне күреп яшьләр тормышка үз карашларын булдыра. Хәтерлим, дәү әбием 90 яшькә кадәр һәр сайлауга барып тавышын биреп кайта иде. Әнием дә бүген төнлә тыныч кына йоклый алмады, туачак көндәге зур вакыйганы дулкынланып көтте. Өлкән буын кешеләрендә патриотлык хисе күбрәк, без алардан үрнәк алабыз.

Сайлау көнне барлык туганнар җыелып киләчәккә максат-планнар билгели, бу көн очрашу өчен дә сәбәп булып тора. Ә гаилә - ул зур дәүләтнең бер өлеше. Димәк, һәр гаилә үз алдына куйганмаксатлар илебезнең уртак максатына әверелә».
Исегезгә төшерәбез: Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге сайлауларда Татарстан Республикасыннан 2,933 млн сайлаучы катнашырга тиеш.

Россия Президентына кандидатлар: Сергей Бабурин, Павел Грудинин, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Ксения Собчак, Максим Сурайкин, Борис Титов, Григорий Явлинский.

Сайлау бүлекчәсенә паспорт белән килү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев