Әлфия Авзалова урамында беренче йорт төзелеп бетте

Якын арада Әлфия Авзалова исемен йөрткән беренче йорт кулланылышка тапшырылачак. Ул “Салават күпере” торак комплексында урнашкан.

Йорт инде әзерләнеп беткән диярлек, хуҗаларына кулланылышка тапшыру өчен соңгы әзерлек эшләрен генә төгәллисе калган.

Исегезгә төшерәбез, “Салават күпере” комплексындагы өч яңа урамга танылган шәхесләребез – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм Мостай Кәрим исеме бирелгән иде.
Әлфия Авзалова 2017 елның 15 июнендә 84 яшендә вафат булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: