Логотип Идель
Белми калма

«ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК» БЫЕЛ ОНЛАЙН УЗА. НИЧЕК КАТНАШЫРГА?

«Үлемсез полк» акциясе һәр ел саен Җиңү көнендә уздырыла иде. Узган ел Казан урамнары аша,  туганнарының портретын тотып, 169 мең кеше үтте. Ә быел әлеге акция онлайн узачак. Бу турыда тулырак безнең язмада.

Акция Татарстанда бүгеннән старт ала. COVID-19 эпидемиясе сәбәпле, ул быел онлайн режимда узачак. ТРның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов акциягә инде кушылып та өлгерде:

– Минем бабам Фоат Вафин 1944 елда – 18 яшендә фронтка китә. Бик авыр юллар аша узып, туган ягына ул сугыш тәмамлангач, 1948 елда гына кайта ала. Батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. Кайтканнан соң, югары белем алып, Ульяновскның политехника институтында укыта. 1975 елдан КАИда белем бирә башлый, доцент була. Бабай 3 бала тәрбияләп үстерә, - дип сөйли министр, - улына сугышта һәлак булган дустының исемен куша.

Ничек катнашырга?

“Үлемсез полк”та һәркем катнаша ала. Моның өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыгыз турында мәгълүмат тупларга, фотосын эзләп табарга һәм аның исем-фамилиясен, ничәнче елларда, кайда хезмәт иткәнен (һәм башка мөһим фактларны искә алып) күрсәтеп, текст язарга кирәк.

Текст һәм фотоны 5 майга хәтле ВКонтакте, Instagram яки Одноклассники социаль челтәрләрендә #БессмертныйПолкРоссии #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолкОнлайн #ҮлемсезПолкОнлайн #ҮлемсезПолкТатарстан #ҮлемсезПолк хэштеглары белән кертергә кирәк.

Барлык “сториз”лар ТРның “Үлемсез полк” хәрәкәтенең рәсми төркеменә эленәчәк: https://vk.com/polkrt. Сугыш ветераннары турындагы барлык текстлар махсус онлайн-ресурска тупланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев