Логотип Идель
Белми калма

Леди Гага&Ирина Шейк - Татарлар ничек яклый?

Соңгы көннәрдә Instagram челтәрендә теркәлү узган россиялеләр бары тик ике  кеше - Леди Гага һәм Ирина Шейкның битләрендә генә утыра, диярсең. Шейк битендә алар Иринага яклау комментарийлары гына калдырса, Леди Гага битендә исә, яшьләр теле белән әйтсәк, "трэш".

Анда гади кулланучылар гына түгел, танылган җырчы, актерлар да комментарийлар калдыра башлады инде. Сергей Жуков, Егор Крид, Гарик Харламов әле кайберләре генә. Нәрсә турында гына сөйләшмиләр. Гороскоп, рецептлар, Россия аюлары, авырулардан дәвалану ысуллары - комментарийларда бар да бар!

Татарлар шулай ук читтә калмаган, билгеле. Татар халык ашлары рецептлары аеруча популяр. Интернет кулланучыларның берсе Леди Гаганы чәк-чәк пешерергә өйрәткән. Әлеге рецепт башка кулланучыларның да күңеленә хуш килгән, лайклар шактый.



"Фигурамны Шейкныкы кебек итә торган татар өчпочмаклары рецепты кирәк иде. Кемдә бар?", - дип кызыксына башка берсе.

Ирина Шейк битендә исә татар җыр-шигырьләре шактый.

"Яз килә дә китә,

Гомер шулай үтә.

Уфтанма, уфтанма, уфтанма" яки

"Гомерем шулай узармы, комментлар гына укып?

Безнең Ирина модельне рус халкының яклавын", - дип язалар биредә.

"Хәзер комментарийлар башлана. Барып попкорн алып килим әле", - дигән комментарийларга татарлар: "Мин чәйгә киттем", - дип җавап кайтара. "Миңа мәтрүшәклесе кирәк", - дип җаваплый башка берсе.

Бу - комментарийларның кайберләре генә әле. Әгәр дә сезгә күңелсез икән, әлеге ике биткә юл тотыгыз. Күңелегез һичшиксез күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев