ЛАГЕРЬЛАРДА ӘТИ-ӘНИ КӨНӘРЕ БУЛМАЯЧАК

Быел 1нче июльдә ачылачак лагерьларда традицион рәвештә уза торган әти-әни көннәре булмаячак.

– Бер смена, ягъни 21 көн дәвамында, быел балаларның әти-әни янына кайтып килү яки әти-әниләрнең балалары янына килү мөмкинлеге булмачак. Бу – үзенә күрә изоляция моменты, – ди яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Лагерьларга урнашу да бер көн дәвамында гына булырга тиеш. Әлеге оешмаларда эшләүче хезмәткәрләрне алдан ук коронавирус инфекциясенә тикшерәчәкләр. Кеше күп җыела торган чараларны, шулай ук берничә лагерьны берләштерә торганнарын да чикләячәкләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
1932
0
0
Иҗат
ТЕЛЕФОН ИЯСЕ
5614
0
2
Иҗат
ДУСЛЫК
4690
0
1