Кызыл аттестатка ия булыр өчен БДИны күпмегә тапшырырга кирәк?

Элек мәктәпне тәмамлаганда, алтын медаль алыр өчен, имтиханнарны ничәлегә тапшыруың мөһим түгел иде. Тик хәзер чыгарылыш кичәсенә кулыңа кызыл аттестат тотыйм, дисәң, шактый тир түгәргә туры киләчәк. Моңа кадәр “Ялкын” бу теманы күтәргән иде инде.

Бу яңалыкны ничек кенә тырышсаң да, берничек тә үзгәртеп булмый. Чөнки ул Россиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан кабул ителгән. Үзгәрешләр быелның 27нче гыйнварыннан гамәлгә кергән.

Хәзер мәктәпне тәмамлаганда кызыл аттестат алу өчен өстәмә таләпләр кертелгән. Бары тик бөтен фәннәр буенча да “5”ле билгесе булган, шул ук вакытта рус теле һәм математиканың профиль дәрәҗәсеннән 70 баллдан да азрак җыймаган яки математиканың база дәрәҗәсен “5”легә тапшырган укучыларга гына бирелә. Моңа кадәр кызыл аттестат алу өчен укуны “5”ле билгесенә тәмамлау, имтиханнарны уңышлы итеп тапшыру да җитә иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    727
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    557
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    381
    0
    0

Блоглар