Логотип Идель
Белми калма

КЫТАЙ СТУДЕНТЛАРЫН РОССИЯДӘ УКЫТМАЯЧАКЛАР... ӘЛЕГӘ!

Хәзерге вакытта Кытайда каникулларда булган Россия вузлары студентларын дистанцион рәвештә укытуга күчәчәкләр. Моңа әлеге дә баягы шул коронавирус гаепле. Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков моның турындагы карарга кул куйган.

Илнең Мәгариф министрлыгына караган вузларына Кытай студентларын электрон укыту системасы һәм дистанцион белем бирү программалары ярдәмендә укытуга күчәргә кушканнар. Моны министрлыкка карамаган вузларга да эшләргә киңәш ителә.

Моңа кадәр Россия Премьер-министы Михаил Мишустин 20 февральдән Кытай гражданнарын Россия территориясенә бөтенләй кертмәү турындагы күрсәтнамәгә кул куйган иде. Бу илдә коронавирус таралу куркынычын киметер өчен эшләнелә.

Хәзерге вакытта Россиядә укучы күп кенә Кытай студенты туган якларына 2 мартка кадәр дәвам иткән каникулга кайтып киткән. Ләкин алар, Россиягә кире кайтып, укуларын дәвам итә алмаячаклар. Бу тыю кайчан алыныр – әлегә билгесез. Ләкин вузлар студентларны дистанцион рәвештә укытырга тиеш. Моның турындагы карар барлык Россия вузларына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев