Логотип Идель
Белми калма

КЫРЫМНАН - 320 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ БЕЛӘН!

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы вәкиле “Таврида” форумының грант бәйгесе җиңүчесе булып танылган.

1 августта Кырымда мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең “Таврида 5.0” форумына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында Татарстаннан Әлфия Шакирҗанова да бар. Әлфия бәйгедә “ЭкоЛогично” кыска метражлы документаль фильм проектын тәкъдим иткән һәм аны тормышка ашыру өчен 320 мең сум күләмендә акча откан.

Әлфия Шакирҗановага 23 яшь. Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Хәзерге вакытта режиссер һәм продюсер булып эшли.

– Без үзенчәлекле табигатьле гаҗәеп планетада яшибез, әмма безнең киләчәк буынның тормышы куркыныч астында. Киләчәктә әйләнә-тирә мохит эшкәртелми торган чүп һәм калдыклардан торачак. Бу мине бик борчый, - дип уртаклаша Әлфия.

Документаль фильмның төп герое - Татарстаннан Кира. Ул үз мисалында җәмгыятьтәге экология белән бәйле мәсьәләләр белән очраша. Проблема нигезендә исә кешеләрнең чүпне аерып җыярга теләмәве һәм кирәк тапмавы, пластикны күп куллануы тора.

– Фильмны карагач, һәркем экологияне яхшыртуга үз өлешен кертә алуын аңлаячак. Кираның максаты – эшкәртеп була торган бар чүпне бер пунктка тапшыру өчен кешеләргә уңайлы шартлар булдыру. 2019нчы елда әлеге фильмны чыгару бик актуаль, чөнки чүп эшкәртү һәм экология проблемасы елдан-ел кискенләшә. “Таврида” ярдәме белән “ЭкоЛогично” фильмы дөнья күрер дигән ышанычта калам”, - дип белдерә Әлфия Шакирҗанова.

Шунысын да ассызыклап узабыз: “Видеоконтент смены” кысларында грант бәйгесенә 99 катнашучыдан гариза килгән. 15 миллионга якын акча бүленгән проектларда 30 кеше җиңү яулаган.

Илүсә Зәйнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев