Логотип Идель
Белми калма

КЫРЫМДА ТАТАРСТАН БАЛАЛАРЫ АГУЛАНГАН

Кырым республикасындагы “Лучистый” лагеренда 54 татарстанлы агуланган. Аларның 49ы – балалар, 5се – әйдаманнар. Һәрберсенә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән. Шул исәптән, зыян күрүчеләрнең организмын агулый торган матдәләрдән чистартканнар.

Хәзерге вакытта “Лучистый” лагеренда өченче профильле смена уза. Анда Татарстаннан 201 бала ял итә, 19 педагог эшли. Әлеге смена 8 июльдә башланып киткән. Лагерь медпунктына балалар 15нче июльдә, кичке аштан соң, мөрәҗәгать итә башлаган. Агулану симптомнары (косу, эч китү)  күп кешедә 16нчы июльдә төнге өчләрдә күзәтелә башлаган.

Роспотребнадзор вәкилләре лагерьдагы ризыкларны тикшергән, тиешле анализлар үткәргән. Агулануның сәбәбе ротавирус инфекция түгел дигән карарга килгәннәр. Әлеге хәлнең сәбәпчесе салат булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта җәйге ялны оештыру буенча ведомствоара комиссия тикшеренү уздыра. Әлеге ситуацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та шәхси контролендә тота. Шулай ук лагерь территориясендә Татарстандагы Балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина, “Черноморец” республика үзәге директоры Евгений Ветров та эшли. Шулай ук лагерьга Татарстанның Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков та киткән.

Тикшерү нәтиҗәсендә алга таба нәрсә булачагын әйтергә мөмкин булачак. Бәлки, балаларны лагерьдан кире Татарстанга да кайтарырлар.

Белешмә:


2019 елның җәендә “Лучистый” лагеренда Татарстаннан 1000 балага ял оештыру планлаштырылган. Лагерь 2018 елның ахырында тендер нәтиҗәләре буенча сайлап алынган. Моңа кадәр булган беренче һәм икенче сменалар гадәттән тыш хәлләрсез узган. Дүртенче һәм бишенче сменаларда тагын 531 баланың килүе көтелә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев