“Куркынычсыз тәгәрмәч”: 38нче бәйге – Казанда

3-10 июнь көннәрендә Казанда яшь инспекторлар хәрәкәтенең “Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” Бөтенроссия бәйгесе уза.

Әлеге зур ярыш уңаеннан Татарстан башкаласы бөтен илдән 500дән артык катнашучы – яшь инспекторлар хәрәкәте вәкилләре, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм укытучыларны үзенә җыя. Шуларның 340ы – үз төбәк бәйгеләрендә җиңү яулаган 2007-2009 елгы мәктәп укучылары. Дүрт кешедән тупланган команда вәкилләре шәхси һәм команда беренчелегендә дә көч сынашачак.

“Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” бәйге этаплары “Казан Экспо” күргәзмә үзәгенә уздырыла. Яшь инспекторлар Юл йөрү кагыйдәсен буенча белемен, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм автошәһәрчектә велосипедта йөрү осталыгын күрсәтергә тиеш була.

“Куркынычсыз тәгәрмәч” Бөтенроссия бәйгесе быел 38нче тапкыр үткәрелә. Казанның 1986 һәм 2006 елларда ярышларны кабул итеп алганы бар иде инде. Ә Татарстан командасы һәрчак алдынгылар рәтендә булды – 10 мәртәбә җиңү яулады. Моннан тыш Татарстанның яшь инспекторлары 13 тапкыр Европа бәйгеләрендә дә Россия данын яклап 3 җиңү һәм 10 мәртәбә призлы урын яулый алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    910
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    650
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    556
    0
    0

Блоглар