КУЛЛАРНЫ ЮМАУ ҮЛЕМГӘ ИЛТӘ?!
Бүгенге көндә кулларын чиста тотмаучы кеше бик күп төрле авырулар белән чирли башларга мөмкин. Елына, пычрак куллар нәтиҗәсендә, 300гә якын йогышлы авыру “очкыннары” була.
Елына, кулларын юмый йөрү сәбәпле, 1,4 миллион бала үлә. Бу турыда Роспотребнадзор хәбәр итә.
Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, 1,4 миллион бала диарея һәм пневмониядән үлә. Шулай ук, инфекцияләр яңа туган балаларның 15%ының үлеменә сәбәпче булып тора. Тик белгечләр фикеренчә, кулларны юып йөрү бу куркыныч саннарны шактый киметергә ярдәм итәр иде.
Табиблар фикеренчә, кулларын сирәк юган кешеләр дизентерия һәм гепатит А.дан алып, корсак тифына кадәр куркыныч йогышлы авырулар эләктерергә мөмкин.
Галимнәр кулны дөрес итеп юу кешене үлемнән коткара ала, дип саный. Иң яхшысы, кулны сабын белән 30 секунд дәвамында юарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
-
16 января 2026 - 12:09
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
-
15 января 2026 - 14:34
КӨЧЛЕ САЛКЫННАРДА МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР БУЛМАСКА МӨМКИН
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
Нет комментариев