Логотип Идель
Белми калма

Кукмара шәһәр була?!

Татарстанда тагын бер яңа шәһәр барлыкка килә. 

Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты Кукмарага шәһәр статусын бирү турындагы канун проектын һәм әлеге уңайдан республика канунына үзгәрешләр кертүне хуплады, дип яза Татар-информ. Канун проекты Татарстан парламентына Кукмара районы советы тарафыннан кертелгән. Район башлыгы Сергей Дмитриев сүзләренчә, әлеге проект буенча фикер алышуда халыкның 70 процент чамасы катнашкан, шуларның 87 проценты тәкъдимгә ризалык белдергән.

Аңлатма язуында күренгәнчә, Кукмара районы – Татарстандагы гомуми мәйданы 1490 квадрат километр һәм халкы 51 мең 319 кеше булган эре район.  Район үзәге 1928 елга кадәр авыл булган, 1928–1930 елларда – бистә, 1930–2005 елларда – эшчеләр бистәсе һәм 2005 елдан шәһәр тибындагы бистә статусында. 2016 елның 1 гыйнварына Кукмара бистәсендә 17 мең 694 кеше яши.

Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары Кукмараны шәһәр тибындагы бистә статусыннан шәһәр статусына үзгәртү канун проектын һәм Татарстан кануннарының аерым актларына үзгәрешләр кертүне карау буенча тавыш бирде. Һәм ул Татарстан парламентының якын арадагы сессиясендә каралачак. Беренче һәм шунда ук өченче укылышта кабул итү тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев