Белми калма
КРЕМЛЬ ЯР БУЕНДА ХЕЛЛОУИН УЗАЧАК
2нче ноябрь көнне Казанның Кремль яр буенда Хеллоуин бәйрәме уздырырга телиләр. Кунаклар өчен кабактан фигуралар ясау буенча остаханәләр, кызыклы конкурслар, төрле тематик уеннар уздырачаклар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
Бер уенда, мисал өчен, катнашучыларга "убырлы күзләре", " баш мие", һәм "суалчаннар" (камырдан) тотып карарга кирәк булачак. Кремль яр буенда, шулай ук, Граф Дакула йөрәячәк.
"Бик кызык һәм үтә дә куркыныч булачак!", – дип белдерә оештыручылар. Бәйрәм 2нче ноябрь көнне 16:00-20:00 аралыгында узачак.
P.S. Бу бәйрәмгә карата төрле фикер йөртүчеләр бар, ә сезнеңчә ничек: бу – безгә хас бәйрәмме? Аны оештыруга мөнәсәбәтегез нинди?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
-
1 июня 2025 - 15:25
«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
Нет комментариев