Логотип Идель
Белми калма

КРАСНОЯРСК МӘКТӘБЕНДӘ КЫҢГЫРАУ УРЫНЫНА ЕГОР КРИД ҖЫРЛАРЫ ЯҢГЫРЫЙ

Красноярск шәһәренең 32нче номерлы мәктәбендә гади кыңгырау шалтыравы урынына популяр җырлар яңгырый. Җирле ММЧ хәбәр иткәнчә, нинди җыр яңгыраячагын укучылар һәм укытучылар үзләре сайлый. 

Мондый кызыклы алым – әлеге мәктәптә сакчы булып эшләүче 66 яшьлек Валерий Максименко инициантивасы. Ул мәктәп җитәкчелегенә күңелсез кыңгырау тавышын укучылар яраткан җырларга алыштырга тәкъдим иткән, ә мәктәп администрациясе исә бу идеяне хуплаган. Хәзер Валерий Максименко – үзенә күрә мәктәп диджее. 

Укучылар һәм укытучылар сайлаган, кыңгырауны алыштырырдай көйләрне ул кыңгырау шалтырый торган вакытка кадәр калдырып кисә. Шулай да, ул цензураны саклый: җырларда сүгенү сүзләре, тискәре контекст булырга тиеш түгел, мисал өчен ул "Владимрский централ" җырын кыңгырау урынына куярга ризалашмаган.

Мәктәп плейлистында 500гә якын җыр бар. Күпчелек бу – классика һәм инструменталь музыка. Кече сыйныф укучыларына мультфильмнардагы җырлар ошаса, олырак сыйныфлар Дима Билан, Александ Ревва, Мот, Би-2, "Кино" һәм башка төркемнәрне сайлыйлар икән. Ә укытучылар арасында иң популяр җырларның берсе – Eagles төркеменең Hotel California җыры. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев