Логотип Идель
Белми калма

КОРОНАВИРУС СӘБӘПЛЕ, «ЕВРОВИДЕНИЕ» БУЛМАСКА МӨМКИН?

2019-nCoV дип исемләнгән вирус килеп чыгу сәбәпле, конкурс белән проблемалар булырга мөмкин.  «Евровидение» үткәрелми калырга мөмкинме?

«Евровидение» булачакмы?

2020 елда Роттердамда үтәсе конкурсны уздыру өчен Нидерландтагы компанияләрнең берсе җаваплы.  Әлеге  илдә 6 март көнне коронавирустан 86 яшьлек бер кеше үлеп киткән. Бу хәбәрне җәмгыять сәләмәтлеге милли институты хәбәр итә. Шул сәбәпле,  компания бу кыен хәлдән чыгу юлларын эзли. NPO проблеманы нәкъ менә ничек хәл итәргә җыенунын әлегә хәбәр итми. Сәламәтлекне саклау хезмәтләре күрсәтмәләренә таянып эш итәчәкләрен генә әйтә. 5 март көненә Нидерландта вирусны 82 кешенең йоктыруы билгеле. 

Әгәр булса, Россияне кемнәр тәкъдим итәчәк?

План буенча «Евровидение-2020» 12-16 май көннәрендә үтәргә тиеш. “Беренче канал” хәбәр итүенчә, Россияне “Little Big” дип исемләнгән төркем тәкъдим итәчәк. Аларның “Skibidi” дип исемләнгән җырлары хитка әверелде. 

Искә төшереп китик

Вирусның барлыкка килү урыны булып Кытайны Хубэй провинциясе тора. Беренче авыру очраклары 2019 елның декабрендә андагы Ухань шәһәрендә табылды. Вирус 76 илдә очраган. Аның иң күп таралаган урыннары булып һаман да Кытай, Көньяк Корея, Иран, Италия тора. Сәламәтлек саклау буенча Бөтендөнья оешмасы хәбәр итүенчә, 5 март көненә кадәр 95 000 кеше коронавирус йоктырган. Аларның  3015е үлгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев