КОРОНАВИРУС БУЛА КАЛСА, ҺӘР ЛАГЕРЬНЫҢ ҮЗ ИНСТРУКЦИЯСЕ БАР
Татарстандагы һәр балалар лагере өчен коронавирус очрагы ачыкланган очракта үз маршрутизаторы булдырылган.
Әгәр лагерьда ял итүче балаларның берсендә COVID-19 ачыкланса, әлеге машрутизатор вирусны таратуга юл куймас өчен гамәлләр планын күздә тота. Анда баланы кайсы медицина учреждениесенә озатылачагы, лагерь урнашкан территорияне ничек дезинфекцияләчәкләре, башкалар өчен тестны ничек уздырылуы язылган.
Лагерь сменасы дәвамында лагерьда эшләячәк хезмәткәрләр беркая да чыкмаячак, шунда гына яшәячәк. Бу вирусны лагерь территориясенә алып кермәү өчен кирәк. Шулай ук системалы рәвештә дезинфекция уздырылачак, маска режимын саклау кирәк булачак.
Казанда шәһәр читендәге лагерьлар 3нче июльдән эшли башлый. Быел Татарстан лагерьларында әти-әни көннәре булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев