КОРОНАВИРУС БЕЛӘН АВЫРУЧЫ КЕШЕ АНЫ НИЧӘ КЕШЕГӘ ЙОКТЫРА АЛА?
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) коронавирус белән авыручы кешенең аны ничә кешегә йоктыра алуын әйтте.
Бер кешедән ничә кешегә иярә ала?
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр итүенчә, Россиядә 235 бала коронавирус белән авырый. Аларның 17сендә пневмония бар. Балалар арасында бик нык авыручылар юк икән.
– Җиңелчә һәм уртача катлаулылыкта авыручы 41 бала барлыгы билгеле, - ди җитәкче.
Шулай ук, Попова әйтүенчә, коронавирус белән авыручы һәр кеше аны тагын 3 кешегә йоктыра ала. “Әлеге хәл килеп чыкмасын өчен кеше башкалардан изоляцияләнергә тиеш”, - ди Анна Попова.
Саннар
Шулай ук Россия хөкүмәте стопкоронавирус.рф дип исемләнгән ресурс ачып җибәрде. Гражданнар, анда кереп, илдәге вәзгыять белән танышып бара ала. Бүгенге көндә Россиядә барлыгы 5389 кеше коронавирусны йоктырган, аларның 355е савыккан, 45е үлгән. Вирус белән көрәшү өчен регионнарда үзизоляция режимы кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев