КОЕЛГАН ЯФРАКНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕК ӨЧЕН НИНДИ КУРКЫНЫЧЫ БАР?
Көзен алтын келәм булып түшәлгән яфраклар сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин икән. Нинди?
Табиб Людмила Лапа коелган яфракларның сәламәтлек өчен куркыныч тудыру ихтималы барлыгын хәбәр итә. Белгеч сүзләренчә, көзге яңгырлар вакытында коелган яфрак чери башлый. Анда төрле гөмбәчекләр, инфекцияләр үрчи. Ә алар, үз чиратында, лайлалы тышчаларны (слизистые) ялкынсындыра. Бу - вируслар ияртү өчен яхшы мөмкинлек. Моннан тыш, яфраклар арасында бактерияләр үрчергә мөмкин. Алар аллергия китереп чыгара. Терапевт: “Хәтта паркларда йөрү генә дә сәламәтлек өчен куркыныч тудыра ала”, - ди.
Моңа кадәр табиб паркларда кызынуның зыянлы булуы турында әйткән иде. Анысының сәбәбе – газонны химик матдәләр белән эшкәртүдә. Алар кызынып ятучы кешенең сәламәтлегенә начар тәэсир итәргә мөмкин. “Паркта кызынасылары килсә, чирәмгә шезлонг яки кәнәфи куйсыннар һәм шуңа утырып кызынсыннар”, - ди белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев