КӨЧЛЕ ҖИЛ ҺӘМ ЯҢГЫР: БУ АТНА БАШЫНДА НИНДИ ҺАВА ТОРЫШЫ КӨТЕЛӘ?

14нче октябрь көнне төнлә һәм көндез Татарстанда көчле төньяк җил сакланачак, вакыт-вакыт белән аның тизлеге 15-18 м/с.ка җитәчәк. Бу турыда Татарстан Ресупбликасы Гидрометцентры хәбәр итә. 

Көндез Республикада аязучан-болытлы һава сакланачак. Кыска вакытлы яңгырлар да булуы мөмкин. Һава температурасы 7-12 градус тирәсе булачак. 

Атна дәвамында төннәрен һава температурасы 6-8 градус булса, көндезләрен 9-11 градус тирәсе булыр, дип көтелә. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: