КИНОТЕАТР, МУЗЕЙ, ТЕАТРЛАРНЫҢ КАЙЧАН АЧЫЛАЧАГЫ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ
Россиядә кинотеатр, музей һәм театрлар кайчан тамашачыга үз ишеген ачачак? Җавап безнең язмада.
РФнең вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хакимияттәге брифинг вакытында кинотеатрларның июль уртасында эшли башлау ихтималы булуын әйтте. Әмма бер шарт белән: социаль дистанция саклансын өчен кешеләр бер-берсеннән билгеле бер ераклыкта утыртылырга тиеш. Бер гаилә әгъзалары гына янәшә утыра алачак.
Кинотеатрларны ачу турындагы төгәл карар һәр өлкә хакимияте тарафыннан аерым, Роспотребнадзор һәм Россиянең мәдәният министрлыгы тәкъдим иткән кагыйдәләрне искә алып, хәл ителәчәк.
Ә театрга кайчан йөри башлыйбыз?
Театр, концерт залларына да шул ук кагыйдәләр туры килә. Тик аларны көздән дә иртәрәк ачмаячаклар, ягъни алар чикләүләрне бетерүнең соңгы этабында гына үз ишекләрен тамашачы өчен ача алачак.
Музейларга кайчан барырга ярый башлый?
Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, музейлар озакламый ачылачак. Бу июль урталарында булырга тиеш. Әмма беренче ике айда музейга төркем белән керергә ярамаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев