Логотип Идель
Белми калма

КИЛӘЧӘКТӘ КАЙСЫ ҺӨНӘРЛӘРГӘ ИХТЫЯҖ БУЛАЧАК? (ИСЕМЛЕК)

Киләсе берничә елда Россиядә массакүләм профессияләргә ихтыяҗ зур булачак. Алар арасында укытучы, бухгалтер, электрогаз эретеп ябыштыручы, пешерүче, кондитер, токарь, насос җайланмалары машинисты, лифтлар буенча электр механигы, официант һәм бармен бар. Моның турында RT басмасы хәбәр итә.

Моннан тыш, дефицит профессияләргә дә ихтыяҗ артачак. Мисал өчен, бүлү җайланмаларының җиһазларын ремонтлау буенча электрослесарь, оператив-күчмә бригаданың электромонтеры, биотехнология сәнәгате сыйфатын контрольдә тоту менеджеры, инженер-химик, адаптив физкультура буенча тренер-укытучы.

Шулай ук оешмаларда беренчел роль уйный торган төп профессияләргә дә сорау булачак. Бу –фармацевтик эшчәнлек идарәсе һәм электростанция сменасы башлыгы өлкәсендәге белгечләр.

Технологик процесс ярдәмендә барлыкка килгән яңа профессияләргә дә тренд күзәтелә. Бу – зур мәгълүматлар һәм болытлы технологияләр белән эш итүче белгечләр, яңа җитештерү һәм төзелеш техникасы өлкәсендәге профессионаллар. Экспертлар шулай ук үзенчәлекле профессияләрне дә билгеләп үтә. Болары – нанотехнологияләр сферасына караган һөнәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев