Логотип Идель
Белми калма

Киләчәктә эш эзләү авырга туры киләчәк

XIX гасыр азагында барыбызга да яхшы таныш булган Менделеев абый Петербургны ат тиресе басып китүдән куркып яшәгән ди. Биредә атта йөрүчеләр саны бүгенге машиналарныкы хәтле булгандыр, шәт. Аның фаразы буенча илебезгә "тирес һаләкәте" янаган. Чөнки шәһәрләрдән тәмсез исләр генә килү генә түгел, чиста су запаслары да кимегән, юллар әллә ничә метрлы ат тиресе белән түшәлгән.

Ни хикмәт, төшләрендә искитмәле таблицалар күреп саташучы Менделеев, тагын дистә елдан атлар саны чагыштырмача кимеп, беренче машиналар пәйдә булуны башына да китермәгән.
Бүгенге көндә без дә сатучысыз кибетләрне күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә галимнәр бу тенденцияне инде берничә елдан гадәти күренеш булачак дип белдерә. HeadHunter интернет-рекрутмент компаниясе белгечләре дә шушы фикерне хуплый.

Бүген Казанда "Идел буе HR-саммиты 2018" башланып китте.

Әлеге проект кысаларында галимнәр һәм максатчан яшьләр киләчәк һөнәрләре, чит илдә эшләү, кеше хезмәтен автоматлаштыру һәм бүгенге көндә роботларның тоткан роле кебек темаларга фикер алышачак.

Наталья Ильина, "Сбербанк" җәмгыятенең персонал белән эшләү, идарә итү директоры:
— Безнең компания шалтырауларга җавап бирүче робот ярдәменнән файдалана. Мисал өчен ул шалтыратып белдерүләр турында хәбәр итә, сөйләшүгә чакыра, видеоязма яздырып җибәрергә куша. Күпме эшчене алмаштыра ала! Бүгенге көндә бу роботны безгә кирәкле кандидатны сайларга өйрәтәбез. Бердәнбер аерма: аңа кешелеклелек сыйфатлары җитми, аның эмоцияләре, хис-кичерешләре юк. Аралашу барышында шушы элементның җитмәве сизелә. Тик бу әле процессның башы гына икәнен белеп, төшенкелеккә бирелмибез.

Марина Хадина, HeadHunter компаниясенең HR-автоматизация департаменты директоры:
— Миңа калса, гуманитарийларга киләчәктә эш эзләү авырга туры киләчәк. Инженер, программист — универсаль һөнәр ияләре, кайда урнашсалар да, эш форматында үзгәрешләр сизелерлек булмаячак. Ә менә юристны чит илгә эшкә җибәреп карагыз әле? Бу илнең кануннарын яңадан ятларга туры киләчәк, ләбаса. Шуңа да бүгенге заман "сыгылмалылыкны" ярата.

Андрей Облов, HeadHunter компаниясендә электрон коммерция буенча директор; халыкара проектлар юнәлеше җитәкчесе:
— Беренче эш итеп сатучы һөнәре юкка чыгачак дип фаразлыйм. Алардан соң менеджерлар килә. Шулай ук читтән торып эшләүчеләр артканнан-арта. Бүгенге көндә барлык оешмаларда да читтән торып эшләүчеләр бар: авыл җирлеге булсынмы, зур мегаполис дисезме — барыбер. Халыкара проектлар белән дә эшләү тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм: чит илгә үк китеп эшләргә әзер булучылар проценты үсүгә таба бара. Дөнья үзгәрә, бер урында тормый, һөнәр, эш мәсьәләсендә үткәнгә карап фикер йөртергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев