Логотип Идель
Белми калма

ХАЛЫКАРА ГАЛИМНӘР ҮЛЕМ КУРКЫНЫЧЫН 31%КА КИМЕТҮ ӨЧЕН СПОРТ БЕЛӘН КҮПМЕ ШӨГЫЛЬЛӘНЕРГӘ КИРӘКЛЕГЕН АЧЫКЛАГАН

АКШ, Бразилия, Чили һәм Испания галимнәре вакытсыз үлү куркынычына физик күнегүләрнең ничек тәэсир итүен өйрәнде. Тикшеренүләр 30 ел (1988-2018 аралыгында) дәвам иткән, биредә 100 мең кеше катнашкан, ике елга бер тапкыр алар үзләренең активлыклары турында анкеталар тутырган.

Халыкара галимнәр төркеме ачыклаганча, атнага 300 минут көчле күнегүләр ясаганда, кинәт үлем куркынычын 31% ка киметергә мөмкин. Тикшеренүнең нәтиҗәләре исә Circulation журналында тәкъдим ителә.

Галимнәр исбатлаганча, атнага ким дигәндә 75 минут көчле күнегүләр башкарган катнашучылар кинәт үлү куркынычын 19% ка киметкән. Минималь уртача физик активлык стандартын үтәгән кешеләрдә әлеге куркыныч 21% ка кимегән. Искәртеп узарга кирәк, Америка йөрәк Ассоциациясе тәкъдим иткән күрсәткечләр белән чагыштырганда, катнашучыларга атнага минимум 150 минут уртача физик активлык яки 75 минут көчле күнегүләр таләп ителгән була.

Сүз уңаеннан, тикшеренүдә катнашкан кайбер кешеләр күнегүләрне ике-дүрт тапкыр арттырып эшләгән, шул рәвешле көчле һәм уртача күнегүләр өчен кинәт үлем куркынычы хәтта 23% һәм 31% ка кадәр кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев