Логотип Идель
Белми калма

КГЭУ ОНЛАЙН АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ ҮТКӘРӘ. КАЙЧАН?

Казан дәүләт энергетика университеты үз тарихында беренче тапкыр ачык ишекләр көнен онлайн уздыра. Ничек һәм кайчан булачак ул?

Карантин – киләчәккә һөнәр сайлауны онытып торырга да була, дигән сүз түгел. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик мөһим мәсьәлә бит ул.  Аларның күбесе бүген “кем булырга?”, “кая укырга керергә?” дип баш вата. Шуңа күрә КДЭУ (КГЭУ) ачык ишекләр көнен иртәгәгә калдырмыйча, вакытында уздырырга булган. Моннан тыш, ул беренче тапкыр онлайн форматта үтәчәк.

Кайчан? Ничек?

Дистанцион технологияләр ярдәмендә үткәрелә торган ачык ишекләр көне 12 апрель көнне, сәгать 10.00да башланып китәчәк. Университет студентларына нинди мөмкинлекләр бирелә? Югары уку йортына ничек керергә? Монда нәрсәләргә өйрәтәләр? Бу һәм башка сорауларга җавапны шушы көнне белеп булачак.

Катнашу өчен кая керергә?

Борчыган сорауга җавап табу бик уңайлы: postupi.kgeu.ru сайтына билгеләнгән вакытка керәсең һәм син инде ачык ишекләр көнендә. Әлеге сайтта уку йорты турында бар мәгълүматны белергә мөмкин: юнәлешләр, уку һәм яшәү шартлары, укырга керү кагыйдәләре һ.б. Моннан тыш, катнашучылар университет лабораторияләре, үзәкләре буенча виртуаль экскурсиядә дә була алачак. Шулай ук алар каршында уку йорты җитәкчелеге, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе, институт директорлары да чыгыш ясаячак. Алар да мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев