Логотип Идель
Белми калма

КФУның ИКЕ ЯҢА КОРПУСЫ ТӨЗЕЛӘЧӘК

Казан федераль университеты өчен тагын ике яңа корпус төзеләчәк. Моның турында вуз ректоры Илшат Гафуров хәбәр иткән.

– Бүген безгә яңа лабораторияләрне булдыру өчен яңа корпуслар җитми. Бу –  төп проблема. Республика җитәкчелеге ярдәме, аның белән килештерү белән ике яңа кампус проектын ясый башладык. Аның берсе Казансу буенда MBA мәктәбе өчен булачак”, – ди ректор. Моннан тыш, икенче бинада табигать-фәнни циклы һәм IT-технологияләре лабораторияләре урнашачак.

Быел КФУга керә торган абитуриентлар өчен 5300 бюджет урын каралган. Былтыр бу сан 300гә артыграк булган. Вуз студентлары өчен гомуми урыннар саны – 15 мең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев