КФУда ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫНА ЯЗЫЛЫРГА САНАУЛЫ КӨННӘР КАЛЫП БАРА
Казан Федераль Университетында быел да татар теле буенча бушлай курслар узачак. Бу турыда югары уку йортының сайтында хәбәр ителә.
Курсларга язылу өчен 12нче сентябрьгә кадәр анкета тутырырга һәм гариза язып, уку йортына илтеп бирергә кирәк. Гаризаларны паспорт копиясе белән бергә 9:00-16:00 аралыгында Татарстан 2 адресы буенча урнашкан Филология һәм Мәдәниятара багланышлар институтының 320нче бүмәсендә (3нче кат) тапшырып калдырырыга кирәк.
Татар телен белү дәрәҗәсе анкетада күрсәтелә. Шунда ук, үзең өчен уңайлы вакытны һәм көннәрне (дүшәмбе һәм чәршәмбе яисә сишәмбе һәм пәнҗешмбе) дә билгеләргә кирәк.
Курсларның башлану вакыты һәм башка мәгълүматлар белән сайтта танышырга була. Белешмәләр өчен телефон: (843)292-68-31.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев