Логотип Идель
Белми калма

КФУда КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ СТАРТ АЛДЫ

20 июньнән башлап КФУга документларны тапшыра башларга мөмкин. Быелгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләр турында әлеге язманы укып белергә мөмкин.

КФУның кабул итү кампаниясе 20 июньнән 18 августка кадәр дәвам итәчәк.

Ул бары тик дистанцион форматта уза. КФУга документларны югары уку йортының сайтында теркәлеп калдырырга була. КФУга керү өчен киләсе документларның электрон күчерелмәләрен (копия)  беркетергә кирәк булачак:

– паспорт;

– аттестат;

– фото.

Медицина һәм педагогика юнәлешләренә укырга керүчеләр тагын медицина белешмәсенең электрон күчерелмәсен дә тәкъдим итәргә тиеш булачак. Укырга льготалы нигездә кабул ителүчеләр моны раслаучы документларын да беркетә. Ә инде документларның оригиналын студентларга КФУга беренче уку елы дәвамында алып килеп тапшырырга  кирәк була.

Быелгы кабул итү кампаниясенең төп үзенчәлеге шул: абитуриентлар кабул итү кампаниясенә документларын БДИ нәтиҗәләре билгеле булганчы ук тапшыра ала. Барлык документлар да дистанцион форматта гына кабул ителә.

КФУ 2020 елда 15 000 артык студентны кабул итәчәк. 5330 бюджет урыны бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев