Логотип Идель
Белми калма

КФУда бушлай татар теле курслары эшен башлады

КФУда бушлай татар теле курслары старт алды, алар 17 сентябрьдән алып 14 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Курсларның кураторы Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе доценты Кадрия Фәтхуллова әйтүенчә, әлеге курсларга йөрергә башта 800 кеше теләк белдергән, нәтиҗәдә, аларның 400е килгән. Алар 40 кешелек 10 төркемгә бүленеп татар телен өйрәнәчәк. Әлеге төркемнәр укучыларның тел белү дәрәҗәсеннән дә чыгып бүленә. Мәсәлән, төркемнәрнең 6сы үзләренең татар телен белү дәҗәләрен А1 дип билгели, ягъни алар аны нульдән өйрәнә башлаячак. 3 төркем А2 җыелган: алар - телнең нигезен белүчеләр. В1 төркемендәгеләр - сөйләмә телне яхшы белә, әмма әдәби татар телен, грамматиканы яхшырак үзләштерергә теләүчеләр.

“Укучылар арасында студентлар күп, араларында төрле табиб, инженер, дизайнер, артист, редакторлар кебек төрле һөнәр вәкилләре дә бар”, - ди Кадрия Фәтхуллова, - милләтләренә килсәк, татарларны да, русларны да, төрекләрне очратырга мөмкин, татар телен өйрәнергә Венгрия, Финляндиядән килүчеләр дә язылды.

Әлеге курслар күбесенчә коммуникатив юнәлештә алып барылачак, ягъни алар барышында укучыларда татарча аралашу, сөйләшү күнекмәләрен булдыру яки арттыру күз алдында тотыла.

Курсларны бетергәннән соң барлык кешегә дә сертификатлар тапшырылачак.

Бушлай курслар КФУда 2012 елдан бирле уздырыла, дәресләр К.Фәтхуллова, А.Йосыпова и Э.Динмөхәммәтованың «Татарча сөйләшик / Давайте говорить по-татарски / Let’s speak tatar» дәреслеге буенча алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев