Логотип Идель
Белми калма

КФУда 103 СТУДЕНТ ЭШКӘ УРНАШТЫРЫЛГАН

Казан федераль университеты Казаннан булмаган студентларны эшкә урнаштыра башлады. Әлеге кампания игълан ителгәннән соң 490 резюме кабул ителгән. Студентлар кайда, кем булып эшли башлаган?

Бүгенге көндә тулай торакларда яшәүче студентларга КФУ әнә шундый ярдәм күрсәтергә уйлаган. Әлеге тәкъдимгә барлыгы 250 кеше теләк белдергән. Аларның 103е инде эшкә урнаштырылган. Алар 1 июнь-31 август аралыгында эшләячәк.  Бу турыда КФУның яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе үсеше департаменты директоры Юлия Виноградова хәбәр итә.

Департамент студентларны урнаштырып булырдай эшләрнең исемлеген булдырган:

– Бүгенге көндә безгә 250 студенттан 492 резюме килде. Ягъни бер студент берьюлы берничә эштә эшли ала, - ди Юлия Виноградова.

Кайсы вакансияләр популяр?

Студентлар арасында call-үзәк белгече, тулай торакта дежур кебек вакансияләр популяр икән.

– Тулай торакларда яшәми торган студентлар да эшкә урнашу мөмкинлегенә ия, әмма Казаннан булмаган, тулай торакларда яши торган студентлар приоритетта, - ди Виноградова.

Вакансияләр төрле юнәлешкә карый. Араларында фән һәм белем бирү, хуҗалык эшләренә караганнары да бар. Шулай ук студентлар репетитор, тәрҗемәче, сайтлар ясучы булып та эшли ала. Шулай ук алар лаборант, мөхәррир, тавыш режиссеры, фотограф/видеооператор, журналист/корреспондент/копирайтерлар да була ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев