КЕМНӘРГӘ МАСКА КИЯРГӘ ЯРАМЫЙ?
Билгеле бер төркем кешеләргә масканың тискәре йогынты ясавы билгеле булды. Кемнәргә аны кияргә киңәш ителми?
Масканың да тискәре яклары бар икән.
– Маска кию үпкәләрендә хроник обструктив авыру (хроническая обструктивная болезнь легких - ХОБЛ) булган кешеләргә зыян гына китерәчәк, - ди ЛОР-клиника җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб Владимир Зайцев.
Аның сүзләренчә, үпкәләре авырган кешеләргә әлеге саклану чараларын куллану сәламәтлек өчен зыян салырга мөмкин, чөнки маскадан суларга кыен. Мондый кешеләр өчен күпкатлы маскалар аеруча куркыныч. Бу очракта бөтенләй сулап булмаячак.
Нәрсә соң ул “ХОБЛ”?
Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы “ХОБЛ”ны “үпкәләргә һава агымының үтүен тоткарлый торган хроник авыруларның җыелма атамасы”, дип билгели.
– Бу - бронхоспазмлы, асфиксияле, буыла торган кешеләр. Гомумән алганда, әлеге исемлеккә гадәти халәттә сулау авыр бирелә торган кешеләр карый, - дип аңлата табиб.
Ул “ХОБЛ” белән интегүче кешеләргә үзизоляция режимын сакларга киңәш итә. Оешма фаразлавынча, 2030 елга “ХОБЛ” дөньядагы үлем сәбәпләре арасында өченче урында торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев