КЕЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ДӘРЕСЛӘРНЕ САФ ҺАВАДА ҮТКӘРӘЧӘКЛӘР?

Депутат Борис Чернышев кечк сыйныфларда атнага бер дәресне саф һавада үткәрергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, гуманитар фәннәр, шулай ук биология һәм хезмәт дәресләрен урамда үткәрү яхшы булачак. Өстәвенә, мондый төр дәресләрдә психолог булуы да мөһим.

Борис Чернышев әдәбият, тел дәресләрен саф һавада үткәрү аеруча яхшы булыр иде дигән фикердә. "Дәрестә ятланган шигырьне укучылар саф һавада бер-берсенә сөйли алалар. Ә биология дәресен саф һавада үткәрү исә, табигатьне, әйләнә-тирәне өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек булыр. Тик мондый төр дәресләрдә психолог булырга тиеш, ул балаларның бер-берсенә карата мөнәсәбәтен, үз-үзен тотышларын күзәтеп, анализлаячак" - ди депутат.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    682
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    541
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    335
    0
    0

Блоглар