KazanOperaLab: опера лабораториясе ачык

7 декабрь көнне Казанда беренче тапкыр “KazanOperaLab” дип исемләнгән опера сәнгате лаборатория-мәктәбе ачылды. Проектның беренче этабы 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, шушы вакыт аралыгында музыка, театр сәнгате белгечләре тарафыннан лекция, мастер-класслар уздырылачак.
KazanOperaLab – яшь композитор, драматург, режиссер, рәссамнар өчен иҗат итү һәм белем алу мохите, аларны тыгыз программа көтә. Спикерлар буларак Россия сәнгате өчен шактый эш башкарган опера режиссеры Василий Бархатов, композиторлар Александр Маноцков, Светлана Нестерова, Эльмир Низамов, драматурглар Евгений Казачков һәм Михаил Дурненков һәм башка шәхесләр чакырылган. Лабораториядә катнашучылар арасында Татарстан тамашачысы өчен таныш исемнәр дә байтак: композитор Ләйсән Абдуллина, драматурглар Сөмбел Гаффарова һәм Рүзәл Мөхәммәтшин һ.б.
Әлеге лаборатория үз эшен 2017 елның декабреннән 2018нең ноябренә кадәр дәвам итәр дип көтелә. Проект җитәкчесе Данияр Соколов әйтүенчә, киләсе елның ноябрендә проектның нәтиҗәсе буларак, премьера куелачак. Проектның барлыкка килүе турында ул: “Татарстанда заманча операны үстерү өчен эшли торган яңа буын музыкантлар тәрбияләргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек”, - ди.
Зилә Сабитова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
26 гыйнвар 2021 - 12:03КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57