КАЗАННЫҢ ЯҢА ӘДӘБИ ҮЗӘГЕ – «КИТАП CLUB» РЕСТОРАНЫ
Элекке «Матбугат йорты» бинасында урнашкан «Ногай» кунакханә комплексында «Китап club» әдәби рестораны ачылу тантанасы узды!
«Китап club» – Татарстан китап нәшрияты белән «Ногай» кунакханә комплексының уртак проекты. Әдәби ресторанның бу бинада ачылуы да болай гына түгел. Элеккеге «Матбугат йорты» гомер-гомергә әдәбиятчылар, журналистлар, гомумән, зыялыларның туган оясы булды. Шунда Габдулла Тукай клубында әдәби кичәләр, очрашулар узып, язучы-шагыйрьләребез чыгыш ясый иде. Әлеге бина үз чорында Казандагы бөтен нәшриятларны һәм басмаханәне сыйдырырлык итеп төзелгән булган. Күп еллар дәвамында биредә китап кибете эшләп килде.
Бүгенге көндә аның урынында «Китап club» әдәби рестораны эшләячәк! Биредә кунакларга, төрле тәмле ризыклардан тыш, китаплар, газет-журналлар тәкъдим ителәчәк, аларны ресторанда укырга, ә ошаган басманы сатып алырга мөмкин булачак.
Шулай ук ресторанда төрле әдиби кичәләр, очрашулар, бәйрәмнәр үтәчәк дип өметләнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
-
21 июля 2026 - 13:59
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев