Белми калма
КАЗАННЫҢ 83 МӘКТӘБЕНДӘ ШИМБӘ КӨН ДӘРЕСЛӘР БУЛМАЯЧАК
Казанда җомга 27нче сентябрь көнне Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Яңа Савин районнарындагы күпчелек йортларда су булмаячак. 30 сәгатькә дәвам итәчәк бу процесс Идел буендагы су алу (водозабор) арматурасын ремонтлау белән бәйле.
Су, шулай ук, 83 мәктәптә, 159 балалар бакчасында, һәм өстәмә белем бирү буенча 16 уку йортында булмаячак. Суны өзәчәк 83 мәктәптә 28е көнне (шимбә) уку булмаячак. Әмма, бу көнне балалар экскурсияләрдә һәм спорт чараларында булачак. Светлана Захарова сүзләренчә, Казан мәктәпләрендә бу көн сәламәтлек һәм мәдәният көне дип билгеләнәчәк.
Кайсы йортларда һәм мәктәпләрдә су булмаячагын әлеге сылтама буенча үтеп карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев