Логотип Идель
Белми калма

Казанлылар бу җәйдә кайда ял итә?

Аналитиклар казанлыларның бу җәйдә кайда ял итүен тикшерергә булган. Шулай ук алар Россия халкының кайсы илләргә сирәгрәк йөри башлауларын да ачыклаган.

Россия шәһәрләре һәм курортларының иң популяр 15е:





















































































Казанда Россиядә
1 Сочи Сочи
2 Мәскәү Мәскәү
3 Санкт-Петербург Анапа
4 Анапа Санкт-Петербург
5 Геленджик Геленджик
6 Түбән Новгород Туапсе
7 Ижау Ялта
8 Уфа Казан
9 Ялта Феодосия
10 Самара Алушта
11 Яр Чаллы Евпатория
12 Туапсе Севастополь
13 Йошкар-Ола Судак
14 Соль-Илецк Ейск
15 Алушта Екатеринбург

Казанлылар чит илләрдән кайсыларын сайлый икән? Төркияне, әлбәттә! Башкалабыз халкы, Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләрдән аермалы буларак, Төрек иле белән 1,5 тапкыр күбрәк кызыксына. Бу аңлашыла да: телләребез тугандаш, диннәребез уртак бит! Шулай ук беренче бишлеккә Италия, Испания, Греция һәм Грузия керә.

Иң популяр чит илләрнең 15е:





















































































 Казанда Россиядә
1 Төркия Төркия
2 Италия Италия
3 Испания Греция
4 Греция Испания
5 Грузия Тунис
6 Тунис Кипр
7 Абхазия Абхазия
8 Кипр Грузия
9 Кытай Таиланд
10 Франция Франция
11 АКШ Черногория
12 БГӘ (ОАЭ) Кытай
13 Таиланд АКШ
14 Германия Болгария
15 Черногория Вьетнам

Соңгы елларда туризм ничек үзгәрә?


2015 елда сумның кыйммәте төшү сәбәпле, 2014 елдан аермалы буларак туризм белән кызыксынучылар 10%ка кими. Кризиска кадәрге дәрҗәсенә ул бары тик 2017 елда гына күтәрелә. Мисал өчен, быел сәяхәт итәргә баручылар 2014 ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. Тик барыбер чит илләргә баручылар саны, гомумән алганда, кимүгә таба. Аның каравы якын чит илләр (Беларуссия, Абхазия һәм Грузия)гә белән кызыксынучылар бермә-бер арткан.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев