КАЗАНДА ҖЫЛЫЛЫКНЫ КАЙЧАН КУШАЛАР?

Соңгы көннәрдә бар кешене борчыган әлеге сорауга җавап бирделәр. Кайчан кушалар соң?

Казан мэры Илсур Метшин администрация башлыкларына киләсе дүшәмбедә җылылыкны бирергә кушты. Шулай итеп, җылыту сезоны бер атнадан, ягъни 21 сентябрьдән башланачак.

- Синоптиклар көннәр салкынайтачак, дип фаразлый. Шул сәбәпле, җылылыкны киләсе атнадан кушарга кирәк булачак, - ди мэр.

Казанда 96% торак йортлар август ахырында ук җылыту сезонына әзер булган инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
532
0
0
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
1406
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
1450
0
0