Казанда яшьләр “атышты” /ФОТО/

10 февральдә Татарстанның ДОСААФ оешмасы призына ел саен уза торган пистолеттан атыш бәйгесе үткәрелде. Ул быел 7нче мәртәбә үткәрелде.

Казан мәргәннәрнең Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды һәм ДОСАФ оешмасы, “Курс” яшьләр отряды белән “Гади егетләр” атучылар клубы тарафыннан оештырылды.

Ярышта 14-23 яшьлек 60 яшь кеше катнашты. Өч этапта уздырылган чарада Данис Дәүләтшин (14-18 яшьлекләр арасында) һәм Алмаз Кәлимуллин (19 яшьтән өлкәннәр) җиңү яулады.















Фотолар dosaafrt.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: