Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ЯШЬ ГАЛИМНӘР ӨЧЕН ЯҢА МЕДИАГА СТАРТ БИРЕЛДЕ

«Галим» дип исемләнгән яңа медиа-проект Татарстандагы яшь галимнәрнең ни белән шөгыльләнүләре, ничек яшәүләре хакында сөйләячәк. Әлеге проект фән һәм әлеге фән белән шөгыльләнүчеләр хакында булачак. Фән белән шөгыльләнү – шәп, проект шуны чагылдыруга юнәлдерелгән. 

Проект берничә форматта эшләячәк: текст рәвешендәге интервьюлар, подкастлар, видеолар ярдәмендә Татарстанның яшь галимнәрен күрсәтү, шәхесләр белән таныштыру көтелә.

Материалларны проектның сайтында яки социаль челтәрләрдәге аккаунтларда карарга була:

– Вконтакте

– Instagram

Беренче интервью – ген инженериясе өлкәсендә хезмәт куючы ассистент Вага Маркосян белән. Бу проект яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән оештырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев