КАЗАНДА ТРАМВАЙ ЯНА

Хәтерлисезме: бер җырда начар һава торышы булмый, барысы да безнең кәефтән тора дип җырлыйлар иде. Шулайдырмы-юктырмы, белмим. Ләкин бүгенге һава торышы бер дә куандырмый. Иртән кояш булса, 5 минуттан күкне болытлар каплап алды, бераздан яңгыр ява башланды. Ә тагын берничә минуттан күк күкрәп, яшен яшьнәде.

Хәвеф-хәтәрләрсез дә булмаган. Кол Гали урамында тукталган трамвайны яшен суккан. Нәтиҗәдә транспортта янгын чыккан. Бәхеткә, яшен суккан мәлдә, салон буш булган.

Үзегезне саклап йөрегез. Авыр хәлләрдә кала күрмәгез!

https://www.instagram.com/p/BVrdWFRBys3/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: